8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Ютазы районы Бәйрәкә авылында халыкның 70 проценты тавыш бирде
Бүген, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә, Бәйрәкә авылы тавыш бирү участогына беренчеләрдән булып килгән гражданнар арасында “АгроМир” җәмгыяте лидеры Сирин Галиев та бар иде.
-
Кәрәкәшле авылында сайлаулар закон кысасында уза
Кәрәкәшле авылында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау закон нигезендә уза, дип хәбәр иттеләр авылның 2805 санлы сайлау участогында.
-
Урыссулы Әфкария апа Хафизова өйдә тавыш бирде
Урыссу бистәсендә гомер итүче инвалид Әфкария апа Хафизованың култык таяклары ярдәмендә хәрәкәт итүенә илле елдан артык вакыт узып киткән
-
Республика депутатларын сайлау зур оешканлык белән бара
Ютазы районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау участоклары үз эшләренә иртәнге 7 сәгатьтән үк кереште.
-
Ютазы авылында – авыл бәйрәме
Шушы көннәрдә Ютазы авылы халкы авыл бәйрәменә җыйналды. Авылның мәдәният йорты алды территориясенә җыелган халыкны Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Петровна сәламләде. “Маяк” торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Азат Фәхретдинов иң актив яшәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шул кешеләрнең берсе – педагогик эшчәнлек ветераны Нәкыя Шәрәфиева авылдашларын һәрвакыт бердәм булып яшәргә чакырды.
-
Совет урамында Әбсәләм авылы халкы күңел ачты
Әбсәләм авылы халкының үзара салым акчасы хисабына быел Совет урамында урнашкан күп фатирлы йортларның берсе ишек алдына һәм Юл буе урамы юлына асфальт түшәде. Авыл бәйрәме шул уңайдан оештырылды да.